«СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылганнар

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Иске Михайлово урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылганнар. Чара кысаларында укучылар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр әзерләп элгәннәр.

«Кышын кошларга ризык табуы авыр, шуңа күрә кешеләрнең ярдәм итүе мөһим, – ди мәктәп урманчылыгында катнашучы Айзат Хәсәнов. – Кул астындагы материаллардан җимлек ясау өчен күп вакыт кирәкми, ә файдасы исә гаять зур булачак. Иң мөһиме – аңа даими рәвештә азык салу».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International