ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Яңа елны каршы алуга багышланган бәйрәм үткәрелде

2022 елның 17 декабре, шимбә

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында балалар өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараны Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы оештырды.

Бәйрәм кысаларында төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Министрлык хезмәткәрләре һәм аларның балалары әкият персонажларын – Леди Баг, Супер-Мәче, Кыш Бабай һәм Кар кызын күрделәр.

Ахырда «татлы»  бүләкләр тапшырылды.

«Мин монда булуыма бик шат, күңелле һәм кызык булды, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты бәйрәмдә катнашучы иң нәни балаларның берсе – Тимур Әхмәров. – Бигрәк тә тоннель аша узу һәм сабын күбекләре белән уйнавы ошады. Шулай ук миңа Үрмәкүч-кешенеке (Человек-паук) кебек аквагрим да ясадылар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International