Лубян урман-техник көллиятендә «Бозда күңелле стартлар» узган

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Лубян урман-техник көллиятендә «Бозда күңелле стартлар» узган. Ярышларда студентлар тимераякта шуу техникасын һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәтеп, төрле биремнәрне үтәгәннәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 2 нче курс командасы яулаган. Икенче урында – 4 нче курс җыелмасы, өченче урында – 3 нче курс.

«Миңа бик ошады, кәеф күтәренке иде, күп уңай эмоцияләр алдым, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 2 нче курс студенты Марат Зәкиҗаов. – Мондый ярышлар балаларны берләштерә. Һәм иң мөһиме, әлбәттә инде, җиңү түгел – катнашу».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International