Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Лубян урман-техник көллияте студентлары өчен «Цифр дәресе» үткәрде

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кукмара муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул Лубян урман-техник көллиятендә уку процессын оештыру эше белән танышты һәм уку йорты студентлары өчен «Цифр дәресе» үткәрде.

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов балаларга интернет-куркынычсызлык, болыт сервислары, ясалма интеллект, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре, клиент-үзәк дәүләт моделе, клиентка юнәлтелгәнлек принциплары һәм «Индустрия 4.0» турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре» Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы һәм «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» төбәк проекты кысаларында уздырылды. Проектның төп максаты – үсеп килүче буында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International