Бүген Министрлыкта ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.
Чарада комиссия әгъзалары, шулай ук ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Могыйнов катнашты.
Утырыш кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында тулы булмаган мәгълүматлар бирү фактлары тикшерелде.