«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ белгечләре журналистларга урманнарны янгыннардан саклау эше турында сөйләде

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә урнашкан «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды.

Матбугат туры кысаларында журналистлар Урман янгын сүндерү станциясен җиһазландыруны бәяләделәр, 2024 елгы янгын куркынычы сезонының үзенчәлекләре, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында белделәр.

Урман янгыннарын сүндерү үзәге директоры Айдар Гайфуллин хәбәр иткәнчә, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 461 кеше, җиһазланыш – 340 төрле техника.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1406 кеше һәм 387 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 988 кеше һәм 327 берәмлек техника.

«Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә башланды, – дип өстәде ул. – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 22 термик нокта һәм 19 янып китү очрагы теркәлгән. 22 апрельдә республикада махсус янгынга каршы режим кертеләчәк. Бу чорда эш режимы көчәйтеләчәк».

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычлы хәлгә космик һәм җир өстендәге мониторинг алып барыла. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли.

«Шулай ук урман фондында авиация патруле дә каралган. Контракт буенча хезмәтләрне Cessna 172 тибындагы очкыч белән «Авиатор» авиацион укыту үзәге гамәлгә ашырачак. Быел барлыгы 304  сәгать 34 минут озынлыгында очышлар каралган.  Урманнарга авиация патруле 4 маршрут буенча үткәреләчәк, аларның гомуми озынлыгы 2190 километр тәшкил итә. Быел патруль маршрутлары камилләштерелде. Иң озын маршрутның озынлыгы 7 сәгать урынына 5 сәгатькә калдырылды. Шул ук вакытта территорияне күзәтү яхшыртылып, муниципаль районнар колачы сакланып калды», – дип тәмамлады Айдар Гайфуллин.

Матбугат туры барышында урман янгыннарын сүндерү ысуллары һәм алымнары да күрсәтелде. Журналистлар ранецлы янгын сүндергечне, янгын мотопомпаларын һ.б. куллану барышын күрә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, урман янгыннарыннан зыянны киметү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының бер максаты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International