Ислейтар урман хуҗалыгында стандарт утырту материалы үстерү өчен өченче теплица төзелде. «Безнең инде 2 теплицабыз бар иде, быел өченчесен ясарга булдык, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов. – Һәр теплица 100 мең данә чәчүлеккә исәпләнгән».
Аның сүзләренчә, теплицаларда киләсе атнада орлык чәчү планлаштырыла.
«Имән һәм каен орлыклары чәчеләчәк», – дип өстәде Морат Ибраһимов.
Исегезгә төшерик, Арча, Әлки, Бөгелмә, Зеленодольск, Кама, Кызыл Йолдыз һәм Мамадыш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә теплицаларда утырту материалы үстерә.