Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Кампания кысаларында бүгенге көндә 1,1 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 9 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 170 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 128 аншлаг, стендлар һәм плакатлар куелган, 5,2 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.