Татарстан Президенты: «Без республика агачын куллана торган бизнес табарга тиешбез»

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының бүгенге йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда әзерләнә торган агач күләмен арттырырга мөмкинлек бирә торган яңа агач эшкәртү производстволары булдыруга игътибар итәргә чакырды.

Коллегия утырышында тагы да Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Татарстанның урман тармагы хезмәткәрләре катнашты.

Коллегия утырышы алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм “Кастамону Интегрейтед вуд индастри” ҖЧҖ генераль директоры Онур Гүвән “Алабуга” махсус экономик зонасында агач эшкәртү заводы төзү мәсьәләләрен тикшерделәр. О.Гүвәннең әйтүенчә, МДФ-панельләр ясый торган цехларда инде җиһазлар монтажлау төгәлләнеп килә, цех 2014 елда эшкә кушылачак. ДСП җитештерү линиясен киләсе елда җибәрү ният ителә, ә ориентлашкан йомычка плитәләре (ОСП) җитештерү линиясе проектның өченче нәүбәтендә төзеләчәк, аны компания 2016 елда эшкә кушарга исәпли.

ТР Урман хуҗалыгының эш йомгаклары турындагы төп доклад белән министр Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республика урманнарының тулай мәйданы 1.271 млн гектар, шуның 683 мең гектары кулланышлы – урманнар, 554 мең гектары – саклау урманнары. Татарстанның урманлылыгы – 17.5%, урманнар өлеше Норлат районында иң зур – 40%тан артык. Татарстанда урман агачларының уртача яше – 46 ел.

Татарстанның табигый тыюлыклар фонды барлык кимәлдәге 168 аеруча саклаулы табигать территориясеннән тора, тулай мәйданнары 165.5 мең гектар, шулардан региональ әһәмияттәге 163 аеруча саклаулы территория: 26 дәүләти табигать тыюлыгы һәм 137 табигать һәйкәле 125.4 мең гектарны били.

Наил Мәһдиев канәгатьлек белән шуны да әйтте: күрелгән чаралар нәтиҗәсендә соңгы өч елда Татарстанда бер генә урман янгынына да юл куелмаган. Шул ук вакытта, утыртылган агачларның коруы һәм эсселек белән бәйле агач чирләре иң кискен проблема булып тора. Аларга каршы чир чыганакларын авиахимик эшкәртү, башка чаралар үткәрү белән көрәш алып барыла.

2013 елда 55 урман питомнигында 70 миллионнан артык утырту материалы үстерелгән. Бу урман фондын һәм саклау урманлыкларын 2014 елда үстерү өчен җитәрлек.

Татарстанга 170 мең гектар саклаулы урманлыклар кирәк, әлегә исә аларның мәйданы 100 мең гектар гына. 2013 елда 2228 гектарда саклау агачлары утыртылган, ә соңгы 10 елда саклау урманлыклары 20 мең гектарда булдырылган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында 2013 елда 18.1 мең гектарда агач киселгән. Агачның тулай хәзинәсе 558.5 мең кубометр, 401.5 мең кубометр ликвидлы агач әзерләнгән.

2013 елда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 125 яңа, уңайлы яшел тукталыш ясалган. 2014 елда тагын 130 тукталыш булдыру ният ителә.

Наил Мәһдиев шулай ук министрлыкның Казандагы истәлекле агач йортларны яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында да сөйләде.

Коллегия барышында Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский да чыгыш ясады һәм округтагы урманнарның торышы, урман хуҗалыгы өлкәсендәге федераль проектлар турында сөйләде. Урман хуҗалыгы федераль округы исеменнән Татарстан җитәкчелегенә урманнарны саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, коллегиягә йомгак ясап, республика урманчыларының тырыш хезмәтен билгеләп үтте һәм урман хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә тупланган тәҗрибәне тагы да киңәйтергә чакырды.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта республика 2.2 млн кубометрлы еллык агач кисү фондының дүрттән бере чамасын гына файдалана. “Бу агач әрәм булмасын өчен, без аны куллана торган бизнес табарга тиешбез”, – дип ассызыклады Президент.

Татарстан агачын иң күп кулланучы – “Кастамону Энтегре” заводы булачак, ләкин тиешле күләмдә агач кисү һәм әзерләү өчен урман хуҗалыгын әле техника белән җиһазларга кирәк.

“Кече һәм урта бизнес та агач эшкәртүдә үзен күрсәтә ала, моның өчен лизинг-грант механизмыннан файдаланырга да мөмкин”, – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, урманнарны нәтиҗәле яңарту өчен яхшы питомниклар кирәк. Саба районында төзелгән бик заманча орлыкчылык үзәге – илдә иң яхшысы, һәм ул ел саен әзерли торган 12 миллион үсенте акыл белән кулланылырга тиеш.

Президент шәһәрләр һәм торак пунктлар янындагы урман фондын законсыз кисүләрне кискен рәвештә тыярга кушты. “Әлбәттә, күп кенә кишәрлекләр кызыктыргыч күренә, тик, әгәр без аларны сакламасак, шәһәр яны урманнары бөтенләй калмаска мөмкин”, – дип белдерде.

Урман фондындагы янгын куркынычсызлыгы турында исә: “Янгынсыз өч ел – безнең өчен зур казаныш. Бу тенденцияне сакларга кирәк”, – дигән фикер әйтте.

Ул шулай ук юл буйларында кардан саклау урманлыклары булдыру эшен активлаштырырга кушты, чөнки бу нәтиҗәле чара юллар карау өчен чыгымнарны берничә тапкыр киметә.

Кадрлар әзерләү өлкәсендә исә, Татарстан Президенты фикеренчә, Лубян урман колледжын үстерергә кирәк. Ул урманчыларга һөнәри белем бирүче нигез булырга тиеш, аның статусын күтәрергә, аны иң заманча матди-техник база белән тәэмин итәргә кирәк.

Чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан урман хуҗалыгы эшчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, 2014 елда уңышлар теләде һәм берничә бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International