Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.
1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:
- гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.
2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.
3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга 5,0 мең сум;
- вазифаи затларга 50,0 мең сум;
- юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.
Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).