"Спас" тыюлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге ТР дәүләт инспекторлары Әлки районының Чуаш Борнае урта мәктәбендә 9-11 сыйныфларда укучылар өчен Татарстанда махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык экология дәресен үткәрделәр. Дәрес барышында тыюлык белгечләре укучыларга Татарстан Республикасының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләде. Дәреснең максаты үсеп килүче буында табигый мираска карата сакчыл караш тәрбияләүдән, шулай ук экология проблемаларына карата экологик мәдәният һәм актив тормыш позициясен формалаштырудан гыйбарәт булды. Экология дәресе кысаларында "2016 елгы парклар маршы" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды.