Казан шәһәренең 178 нче номерлы мәгариф үзәгендә “Урман турында белем көне” үткәрелде

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Экология һәм махсус сакланучы территорияләр елы кысасында Казанның 178 нче номерлы мәгариф үзәгендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Халыкара урманнар көненә багышлап, ачык “Урман дәресе” үткәрде. Чараның максаты – табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт, табигатьне танып-белүгә кызыксынучанлык формалаштыру.

6 нчы “Д” сыйныфы укучылары катнашкан дәрес җанлы аралашу рәвешендә үтте. Дәрес башында балаларга республиканың урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде, аннан соң Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе – урманчы Илнур Кәшәфиев алар белән урман һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә корды. Якынлашып килүче яз һәм җәй өчен актуаль булган “Урманнарны янгыннан саклау” темасына аерым тукталды. “Безнең як территорияләрен гүзәл урманнар бизәп тора. Урман ул – тормыш чыганагы, табигать хәзинәсе. Ләкин аның явыз дошманы бар: ут алдында ул көчсез. Күп очракларда урман янгыннарының сәбәпчесе – урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче кеше. Табигый тирәлектә янгынны булдырмас өчен, урманда янып торган шырпылар, пыскучы чүпрәкләр ташлау, агачлар куе булып үскән җирләрдә учак кабызу тыела. Урман эчендә пыяла савытлар да калдырырга ярамый, чөнки аяз көннәрдә пыяла, кояш нурларын үзенә җыеп, тирә-якка юнәлдерергә мөмкин, шуның аркасында кипкән үсемлекләргә ут кабуы бар. Аланнарда, агачлар төбендәге корыган үләннәрне яндырырга, камышка ут төртергә дә ярамый”, – диде Илнур Кәшәфиев үз чыгышында.

Укучылар белгечләрне игътибар белән тыңладылар, сораулар да бирделәр. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров исеменнән бүләк итеп урманчылар тапшырган Кызыл китап балаларда зур кызыксыну уятты.

“Урман дәресе” тәмамлангач, укучыларга – “Урман күзәтчесе” дип аталган китаплар, ә чарада иң актив катнашканнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International