Балыкларны кислород ачлыгыннан коткару

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Сулыкларны аэрацияләү суны кислород белән баету процессыннан гыйбарәт. Ул сулыкта яшәүчеләрнең барысының да, шул исәптән су үсемлекләренең дә исән булуы өчен әһәмиятле һәм кирәкле эш булып тора. Аэрацияләү балыкларга, аларның активлыгына уңай йогынты ясый, сулыкта тиешле экологик баланс урнашуга ярдәм итә.

Балыклар барысы да суда эрегән кислородны сулый, шуңа күрә аның булуы балыклар өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Су хайваннарына сулыш алу шактый авыр, суда кислородның 21 тапкыр кимрәк булуы өчен генә дә түгел, суның һавага караганда 800 тапкыр тыгызрак булуы аркасында да шулай ул. Кислород балыкларга энергия алмашын тәэмин итү өчен кирәк, кислородсыз алар бик аз вакыт кына, яшәүләренең иң иртә стадияләрендә генә тора ала.

Суда эрегән кислородның җитмәве балыкларның һәлак булуына һәм төрле чирләр таралуга китерергә мөмкин. Кышын аэрацияләү эшләре суны боз катламы астында җыелып торучы һәм сулыкның кислород режимына җитди тискәре йогынты ясаучы зыянлы газлардан арындыра. Балыкларның төрле төрләре өчен кислородның концентрациясе төрлечә була. Эрегән кислородның судагы иң кулай микъдары кышкы чорда – 12-13 мг/л, җәен 6-8 мг/л чамасы.

ТРның Махсус сакланучы территорияләре елында “Спас” заказнигы белгечләре, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергәләп, Спас муниципаль районының Өчкүл авылындагы табигать һәйкәлләре булып торучы “Чиста”, “Исемсез”, “Атаман” дигән күлләрдәге балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен, мелиорация чаралары уздырды. Бензинда эшли торган боз кискеч ярдәмендә калын боз катламын тишеп, 90нан артык бәке ясалды. Катмасыннар һәм һава кереп торсын өчен, бәкеләргә салам тутырылды. Бу эшләр күлләрдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International