Урманга язгы сәяхәт

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен урманга бару чып-чын бәйрәмгә әверелде. Балаларны табигатькә Әгерҗе урманчылыгы белгечләре алып чыкты. Экскурсияне җитәкче-урманчының урынбасары В.Л. Ишморатов һәм Әгерҗе участок урманчылыгының участок урманчысы А.Т. Шәйхетдинов уздырды. “Табигатьне ярату – аның матурлыгына соклану гына түгел, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булу да ул”, – диделәр урман тармагы хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә вакытында. Урманчылар балаларга урманның әһәмияте, анда үз-үзеңне тоту һәм яшел утыртмаларны тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләде.

Мәктәп укучылары ата-аналары белән бергәләп алдан ук ясаган җимлекләр һәм сыерчык оялары урман аллеясындагы агачларга җайлы гына урнаштырып куелды. Балаларны кошларның күңелле итеп сайравы гына түгел, үзләренең аларны кайгыртуы да шатландырды.

Ул көнне балалар урман турында, бездә кышлаучы кошлар, хайваннар дөньясы турында кызыклы күп яңалыклар белде. Чара ахырында укучыларның үзләренә дә татлы бүләкләр эләкте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International