7 октябрьдә “Урман атнасы-2017” старт ала

2017 елның 29 сентябре, җомга

2017 елның 7 октябреннән башлап Татарстан Республикасында “Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясе узачак. Акцияне үткәрү чоры 2017 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Чараның максаты: экология тәрбияне, шәһәр һәм шәһәр яны урманнарының санитар торышын яхшыртны һ.б. пропагандалау.

РФ башка субъектларында акция “Яшә, урман!” дип атала. Казан шәһәрендә акциянең үзәк чараларын Рус-алман Швейцариясе (Казансу елгасы янәшәсендә, Арча зираты янында) территориясендә үткәрү планлаштырыла. Бу кишәрлектә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары ярдәмендә агачлар утырту күздә тотыла. Чарада 300дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Утырту материалының саны – 400 данә.

2017 елның 7 октябрендә шулай ук Казанның шәһәр яны урманнарында да чаралар планлаштырыла: урман фондында агачлар утырту, көнкүреш калдыкларны җыеп алу, ауган агачларны җыештыру һ.б.

Акция рәсми рәвештә 10:00 сәгатьтә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International