«Казан төзелеш көллияте» ДАҺБУ базасында «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының республика этабы узган. Аның шартлары буенча, катнашучылар кече бакча төзү буенча гамәли бирем үтәгәннәр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Лубян урман-техник көллиятенең 2 курс студенты Нәзиф Фәсхетдинов 2 нче урынны алган.
Котлыйбыз!