Татарстанда 635 гектар мәйданда саклагыч урманнар булдырылды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елның язгы урман культурасы сезоны дәвам итә. Аның кысаларында 7 майга 635 гектар мәйданда саклагыч урманнар булдырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Эшләр «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» программасы кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар белгечләре тарафыннан һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ климатик проектлары нигезендә башкарыла.

«Быел Татарстанда 2100 гектар мәйданда саклагыч урман утыртылачак – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Эшләрне 25 майга кадәр тәмамлау планлаштырыла».

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә республикада барлык яклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы 145 мең га тәшкил итә. Соңгы 10 елда мондый агачлар 23 мең гектар мәйданда булдырылган, шул исәптән 2023 елда – 1,2 мең гектарда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International