12 октябрьдә Түбән Кама районында “Урман атнасы-2017” акциясе кысаларында 4 мең яшь агач үсентесе утыртылачак

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2017 елның 12 октябрендә Түбән Кама районында Татарстан Республикасында Экология елын үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Чараны оештыручы булып ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тора. Әлеге чара кысаларында урманчылар тарафыннан яшь агач үсентеләре утыртылачак, бу эш “Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясенә багышлана.

Утырту материалын “Түбән Кама урман хуҗалыгы” ДБУ җиткерәчәк. Акциядә катнашучылар 4 меңнән артык үсентегә гомер бирәчәк: чыршы, миләш, юкә, нарат, каен агачлары утыртылачак. Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International