Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Утырышны ачып, Иван Советников хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезоны Россия Федерациясенең 75 субъектында бара. «29 төбәктә янгынга каршы махсус  режим кертелде, – диде ул. – Бүгенге көндә илдә 833 урман янгыны теркәлгән, янгын телеп үткән мәйдан 83 мең гектар тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак.»

«Алда май бәйрәмнәре һәм ял көннәре көтә, барыгызга да янгын куркынычы хәленә күзәтүне көчәйтергә кирәк», – дип өстәде Иван Советников.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков һәм урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре дә агымдагы урман янгыннары турында докладлар белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International