“Татарстанның чиста урманнары-2017” акциясенең көзге этабы йомгаклары

2017 елның 17 ноябре, җомга

“Татарстанның чиста урманнары-2017” традицион табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 31 мартындагы 605-р номерлы боерыгы нигезендә 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр узды. Әлеге акциянең максаты – урманнарны иминлекле санитар торышта тоту, шулай ук әйләнә-тирә мохит проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү.

Урманнарны чүп-чардан чистарту эшендә республикада яшәүче 10 мең тирәсе кеше катнашты. Активистлар автомобиль юллары тирәләрен һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трасса буйларын җыештырды, каты көнкүреш калдыклары, корыган ботаклар һәм ауган агачлар җыеп алынды. Урманнардан чыгарылган чүп күләме – 4175 м3.

Моннан тыш, акция кысаларында 157 мәгълүмат һәм рекреация объекты: урман фондында һәм автомобиль трассалары янәшәсендә урнаштырылган щитлар, аншлаглар, ял беседкалары төзекләндерелде, 21 чишмә чистартылды һәм тәртипкә китерелде.

Чиста урманнар – сәламәтлек нигезе, безнең киләчәк нигезе! Саф һава сулап, урманның аллы-гөлле төсләренә соклануы күпкә күңелле. Мең елларга урманны саклавы авыр түгел, бер кечкенә адым – һәм урман күп елларга сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International