“Кошларга кышлавы авыр, кошларга булышырга кирәк”

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Әгерҗенең 1 нче санлы урта мәктәбендә “Яшел армия” мәктәп урманчылыгында укучылар белән шундый исемле акция узды. Чара “Яхшы гамәлләр атанасы” район акциясе кысаларында кошларны саклау һәм кайгыру, кышкы чорда ашату мәсьәләләренә укучыларның игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелде. Дәрес барышында Әгерҗе урманчылыгы белгечләре балаларга бездә кышлаучы кошлар, аларның рационы һәм ашату үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар, үз чиратында, урманчыларга үз куллары белән ясалган төрле-төрле җимлекләрне һәм рәсемнәрне күрсәттеләр. Шул ук көнне урманчылык хезмәткәрләре Әгерҗенең 1 нче санлы балалар бакчасында да булдылар, биредә, балалар белән берлектә, әзер кош җимлекләрен агач ботакларына элделәр һәм җим салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International