Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм тармак ветераннары!
Ихлас күңелдән Сезне Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итәм!
Сезнең үз бурычыгызны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатларыгыз белән горурланабыз – Сез урман байлыкларын саклыйсыз, коткарасыз һәм торгызасыз! Без Сезнең яраткан эшегезгә тугры булуыгызны, урманга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәтегезне бәялибез!
Бу көндә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләкләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен ныклы таяныч булуны, барлык күренешләрендә дә тормышыгыз өчен сөенеп яшәвегезне, катлаулы хәлләрдә ныклы ихтыяр көче, түземлек һәм җиңүгә максатчан омтылыш күрсәтүегезне телим!
Сезгә һәм Сезнең гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек насыйп булсын!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров