Рослесхоз 2017 елгы эш йомгаклары буенча Россиякүләм киңәшмә уздыра

2018 елның 6 апреле, җомга

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2017 елгы төп эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары хакында фикер алышуда катнаша.

Пленар утырышны Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик уздыра, чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының табигать эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Дәүләт Думасының табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының аграр-азык-төлек һәм табигатьтән файдалану сәясәте комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев катнаша.

Киңәшмә барышында узган елга йомгак ясалачак һәм быел урман комплексында торган бурычлар билгеләнәчәк. Киңәшмәнең төп мәсьәләләре – Россия урманнарын саклау, яклау һәм үрчетү, урман янгыннарына каршы көрәшү һәм урманга зыян салучы эпидемияләргә каршы тору, урманнан файдалану буенча интенсив модель кертү һәм урман өлкәсендәге закон яңалыклары, "кара агач кисүче"ләр белән көрәшүдә һәм агач материалының законсыз әйләнешен туктатуда актуаль ысуллар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International