Мәктәп урманчылыкларының II слетында катнашучы кыз Лубян урман-техника көллиятендә белем алачак

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Булачак студентлар ата-аналары белән берлектә Министрлыкка Татарстанның төрле районнарыннан килде. Минзәлә шәһәреннән килгән Дәүләтшина Маргарита – 2 нче урта мәктәптә, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ "Тополек" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнә. Тугызынчы сыйныф укучысы мәктәп урманчылыкларының "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ базасында 29-31 июль көннәрендә булып узган II слетына барып кайтканнан соң Лубян урман-техника көллиятендә укуын дәвам иттерергә карар кылган.  

"Миңа урыны аеруча ошады – Лубянда табигать бик гүзәл! Тулай торакта шартлар яхшы, бик уңайлы. Слетта бик кызыклы булды, миңа бик ошады, үземнең әлеге көллияттә укырга теләвемне аңладым", – дип сөйләде Маргарита Дәүләтшина.

Лубян урман-техника көллияте өч юнәлеш буенча белгечләр әзерли: "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Икътисад һәм бухгалтерия исәбе", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", студентлар шулай ук өстәмә һөнәри белем дә ала. Урман аударучы, тракторчы, сабактан сәнгать эшләнмәләре әзерләүче, егерь, яшел төзелеш хезмәткәре һәм агач буенча кисүче һөнәрен үзләштерәләр. Быел яңа юнәлеш барлыкка килде – аучылык белеме.

Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты. Булачак студентлар министр белән уртак фотога төште, шуннан соң Равил Кузюров аларга укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International