Казанда яшәүчеләр Дәрвишләр поселогында һәм Имәнлек урамында урнашкан урман посадкаларына чакырыла

2018 елның 7 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов "Татарстан24" телеканалында чыгыш ясады, үзенең чыгышында ул Татарстанда яшәүчеләрне 8-14 сентябрь көннәрендә узачак "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясендә катнашырга чакырды. Алдагы атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Республика буенча барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла.

Программа кысаларында тавыш бирү уздырылды, биредә тамашачылардан урман территорияләрен җыештыруга бару-бармаулары хакында соралды. Сораштыруда катнашучыларның 70%ы, эштә мәшгуль булмасам, бик теләп барган булыр идем, дип җавап бирде. Әмир Бәдертдинов җыештыру эшенә балалар белән бергә килергә чакырды, мондый акцияләрдә катнашу үсеп килүче яшь буынны урманга карата сак булырга өйрәтә.

Акциягә шимбә көнне – 8 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә старт биреләчәк.  Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар Казан шәһәренең Дәрвишләр поселогында Прибольничная урамына якын урнашкан урман посадкасында урманны чүптән һәм ауган коры-сарыдан чистартачак. 11 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында Имәнлек урамындагы урман паркында җыештыру эше башкарылачак. Чарада шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар, җирле халык та катнашачак. Теләге булган һәркем урманны тагын да чистарак итүгә үзеннән өлеш кертә ала. Чара азагында катнашучыларның барысын да кыр ашханәсе көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International