Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы Алабуга учреждениеләрендә семинар-киңәшмә уздырды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Алабуга урманчылыгы" ДКУ территориясендә "2018 елгы урман культуралары сезонына йомгак ясау" темасына семинар-киңәшмә уздырды.

Чара кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, республикадагы урман хуҗалыклары җитәкчеләре белән берлектә "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ территориясендә урнашкан Татарстан Республикасының иң яхшы урман питомникларының берсендә булды. Питомникта агач токымнарының мул ассортименты үсә – зәңгәр чыршыны, Себер чыршысын, пирамида сыман савырны, аронияне һ.б. кертеп, 40ка якын атама. Питомник белән танышу барышында кунакларга питомник хуҗалыгын алып бару техникасы күрсәтелде. Семинарда катнашучылар Менделеевск кишәрлеге урманчылыгының дендрбакчасы белән танышты, "Түбән Кама" милли паркында һәм "Малый бор" туристлык комплексында булды.

Эш визиты барышында Равил Кузюров шулай ук ТР Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев белән дә очрашты.

Киңәшмә "Космос" шифаханәсенең актлар залында дәвам итте, биредә урман культуралары сезонында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 10 ай өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре әйтелде. Мисал өчен, KASTAMONU заводына агач материалы китертү күләме 480,6 мең куб. м. тәшкил иткән, Яшел Үзән фанер заводына – 38 мең куб. м.

Семинар-киңәшмә барышында Равил Кузюров анда катнашучыларның игътибарын республикадагы урман питомникларының торышына кагылышлы мәсьәләгә юнәлтте. "Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып урман питомниклары тора, – диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. – Питомниклар безгә үзебезнең эшне башкарырга – Татарстанның урман байлыкларын сакларга һәм арттырырга булыша. Әлеге юнәлештәге эш даими һәм махсус шартларда дәвам итәргә тиеш".

Белешмә өчен: хәзерге вакытта ТРда 50 даими урман питомнигы бар, Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли. 2018 ел йомгаклары буенча аларда 30 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән. Нигездә болар гади нарат – 11,8 млн данә, Европа чыршысы – 6,6 млн данә, Себер карагае – 5,1 млн данә, сабаклы имән – 1 млн данә, иенке каен – 3 млн данә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International