Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләрне үтәү барышы турында фикер алышынды, шулай ук киләчәккә бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар министрга урманнарны саклауга, яклауга һәм яңадан торгызуга бәйле йөкләмәләрне үтәү барышы турында, урман законнары бозылу очракларын ачыклау, санитар-савыктыру чараларын уздыру, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзү хокукына аукционнар уздыру, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, агач материалы китертү һ.б. турында мәгълүмат җиткерде.
Равил Кузюров чарада катнашучыларга урман законнары бозылуны кисәтү мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәклеге турында искәртте. "Закон таләпләрен аңлату буенча даими максатчан эш алып бару зарур. Районнарга чыкканда бу хакта онытмагыз", - диде ул, Министрлык белгечләренә мөрәҗәгать итеп.