ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышларында катнашты

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышлары булды. Ярышлар Казан шәһәрендә "Баскет-холл" спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Тимур Галиев, Нияз Таҗмиев, Нияз Имамиев, Фәнил Әхмәдуллин, Наил Мирсияпов, Риназ Мөхәммәтҗанов һәм Артем Макаров составында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе һәм ТР Хисап палатасы командаларына каршы уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International