ТР "Лубян урманчылыгы" ДКУ белгечләре "Лубян урта мәктәбе" МБМУ укучылар өчен "Табигать экологиясе һәм анда яшәүчеләр" темасына конференция уздырды.
Конференция кысаларында белгечләр балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау нигезләре, булган экологик проблемалар, урманның тирәлеккә йогынтысы, урман утыртмаларын саклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр, шулай ук урманда яшәүче хайваннар турында сөйләделәр.
Конференция эшендә 50дән артык кеше катнашты.