Кукмара муниципаль районының “Лубян урта мәктәбе” МБМУ “Экос” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясенә кушылды. Аның кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләде һәм мәктәп территориясе буйлап аларны элеп чыкты.
“Экос” мәктәп урманчылыгында 13 кеше исәпләнә. “Кыш – канатлы дуслар өчен катлаулы чор булып тора. Аларга булышу өчен бу чорда аларны даими ашатып торырга кирәк”, - дип билгеләде мәктәп урманчылыгында катнашучы, 4 нче сыйныф укучысы Раил Нуриев. – Быел мин “Кошлар – безнең дуслар!” сынау-тикшеренү эшчәнлеге темасын сайладым.”