"Ялкынны туктат!" урман янгыннарына каршы 2019 федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

"Ялкынны туктат!" урман янгыннарына каршы 2019 федераль мәгълүмат кампаниясе башланып китте. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, "Авиалесохрана" ФБУ, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары, илдәге төбәкләрнең урманнарны янгыннардан саклау буенча махсус учреждениеләре, ирекле урман янгын формированиеләре янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә теләктәшлек күрсәтә.

Мәгълүмат кампаниясе-2019 тормышка ашыру укыту материалларын оештыруны һәм таратуны, телевидениедә, авто һәм тимер юл транспортында янгынга каршы билгеләнештәге социаль аудио- һәм видеороликлар таратуны һәм күрсәтүне, мәктәпләрдә янгынга каршы тематика буенча әңгәмәләр уздыруны, төбәкләрдә ихтыяри затлар эшчәнлеген гамәлгә ашыруы үз эченә ала.

Моннан тыш, мәктәпләрдәге ТИН дәресен укыту программасына янгынга каршы яңа материалларны кертү, профессиональ урман янгынчыларын җәлеп итеп, ирекле янгын дружиналарын укыту, федераль дәрәҗәдә Янгынга каршы агитация һәм пропаганда чаралары бердәм көнен, шулай ук башка чаралар уздыру планлаштырыла.

"Ялкынны туктат" мәгълүмат кампаниясе чараларын уңышлы тормышка ашыруның мөһим факторы булып әлеге эшкә илдәге халыкның барлык категорияләрен дә җәлеп итү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International