ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чараны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман фонды территориясен чистарту, агымдагы елда санитар-савыктыру чараларын үткәрү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Аерым алганда, министрга хәзерге вакытта һәлак булган һәм зыян күргән урман утыртмалары реестрына кертү өчен республика урманчылыкларыннан гаризалар кабул ителүе, аларның алга таба "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәге"нә җибәрелүе турында сөйләделәр. Бүгенге көндә гаризалар Мамадыш, Тәтеш, Аксубай, Түбән Кама һәм башка урманчылыклардан кабул ителгән.

Шулай ук, билгеләп үтелгәнчә, бу көннәрдә республиканың муниципаль районнарында мәктәп урманчылыкларын сайлап алу үткәрелә, алар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында катнашачак. Барлыгы 75 гариза кергән, катнашучылар исемлеге агымдагы елның 1 июненә формалаштырылачак.

Киңәшмә азагында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләренә тукталды. "Әлеге инструмент мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм анализлау, шулай ук нәтиҗәле карарлар кабул итүнең яңа мөмкинлекләрен ачачак. Без ел азагына кадәр барлык эшләрне дә тәмамларга тиеш", – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International