Равил Кузюров матбугат конференциясендә "ТРда урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруның барышына багышланган матбугат конференциясе булып узды. Беренче нәтиҗәләр турында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

"Төбәк проектын гамәлгә ашыру ике максатчан күрсәткечкә ирешүне үз эченә ала. Беренче индикаторы – ул "урманнарны торгызу һәм үрчетүнең киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте". 2019 елда күрсәткечнең проект әһәмияте 62% тәшкил итәчәк. 2024 елга ул 100% булырга тиеш", – дип хәбәр итте министр.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре 2471 га мәйданда башкарылган, шул исәптән ясалма урман торгызу чаралары – 1729 га мәйданда, катнаш урман торгызу – 34 га, табигый урман торгызуга ярдәм итү – 542 га, урманнарны үрчетүгә булышлык итү – 165,7 га мәйданда.

"Шулай итеп, бүгенге көндә урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте 66% тәшкил итә", – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Киләсе елда урманнарны торгызу өчен 30,3 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү һәм 11,4 мең кг артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү планлаштырыла. Агымдагы елның 13 августына 879 кг орлык (планның 8%ы) җыелган.

"Икенче күрсәткеч "еллар буенча урман янгыннарыннан килгән зыян" дип атала. Стихяле, фаразлап булмый торган табигый күренеш нәтиҗәсе булганга күрә, аның санлы билгесе билгеләнмәгән. Быел республикада янгын хәтәре янаган чор 15 апрельдә башланды, – дип сөйләде министр. – Без иң эссе һәм куркыныч май һәм июнь айларын гадәттән тыш хәлләрсез генә үткәреп җибәрдек. Июль аенда уртача 2 нче һәм 3 нче класска караган янгын хәтәре күзәтелде. Шуңа да карамастан, хәлне күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз.

Татарстанда урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ каршындагы III типтагы 5 янгын-химия станциясе эшли. Быелга планда – Түбән Кама һәм Нурлат муниципаль районнары территориясендә II типтагы яңа ике янгын-химия станциясен оештыру һәм комплектлаштыру. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 651 кеше, җиһазланышы – 319 берәмлектәге төрле техника. Гадәттән тыш хәл булган очракта, 2976 кешедән торган янгын саклау бүлекчәләре һәм оешмалар көчләрен һәм чараларын өстәмә җәлеп итү күздә тотыла, аларда 612 берәмлек техника бар.

"Тулаем алганда, 2019 елда "Урманнарны саклау" төбәк проекты кысаларында Татарстанга 86,8 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде, шул исәптән техника сатып алуга – 49 миллион сум", – диде Равил Кузюров.

Әлеге акчага 15 берәмлек урман-культура техникасы (10 данә урман утырту машинасы, 3 данә культиватор, 2 данә уман сабаны) һәм 21 берәмлек урман янгыннарын сүндерү машинасы (5 данә янгын автоцистернасы, 4 данә универсаль урман янгыннары комплексы УЛП-4П, 4 данә күчмә мотопомпа, 3 данә кече урман патруле комплексы УАЗ-390945, 2 данә ВТГ-100 бульдозеры һәм 3 данә УАЗ-2206 вахта автобусы) сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International