Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюровның Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 15 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы урманчылары,

урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм урман тармагы ветераннары!

Урман – ул безнең уртак казаныш, илнең бәяләп бетергесез яшел байлыгы. Ул җирнең иң мөһим табигый ресурсларыннан берсе, әйләнә-тирәлекнең торышын билгели торган экологик каркас булды һәм шулай булып кала да.

Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан нәтиҗәле һәм рациональ файдалануны тәэмин итү буенча системалы максатчан эш алып барыла. Быел республикада "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проекты тормышка ашырыла башлады, урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының машина-трактор паркы шактый яңартылды, урман идарәсенә һәм эчке тәэмин итү чылбырына сертификация аудиты уңышлы узды һәм дәүләт йөкләмәсендә каралган берничә урман-культура һәм урман хуҗалыгы эшләре башкарылды. Шулай ук "2014-2024 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" программасына үзгәрешләр кертелде, анда 2020 елдан башлап урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 6 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла. Әлбәттә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән югары нәтиҗәләргә ирешелде.

Ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, без үз алдыбызга урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа проектларны тормышка ашыру, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын модернизацияләү һәм яңарту, тармак хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча җитди бурычлар куябыз. Урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын арттыру, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү, Идел һәм Кама елгалары ярлары буенда су саклаучы урман утыртмаларын утырту, ябык тамыр системалы имән үсентеләре үстереләчәк Үзәк оештыру бурычы бар.

Боларга ирешү өчен Министрлыкта, безнең урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында, тармак оешмаларында һәм белем бирү оешмаларында 2,6 меңнән артык кеше тырышлык куя. Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләрен тармак ветераннарына җиткерәсем килә, алар көче белән урман секторының тотрыклы үсеше өчен ныклы нигез булдырылды.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм киләчәктә һөнәри уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International