Әгерҗе урманчылыгының кишәрлек урманчысы "Ласка" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен "Урман дәресе" үткәрде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Кичә, 22 нче октябрьдә, ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный бор кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин Әгерҗе муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ласка" социаль приютында булды. Анда ул учреждениедә тәрбияләнүче балалар белән очрашты һәм алар өчен "Урман дәресе" үткәрде.

Дәрес барышында Фәрит Нигъмәтуллин балаларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге белән таныштырды. Кишәрлек урманчысы шулай ук урман тармагы һөнәрләре, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында үткәрелә торган эшләр турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International