Татарстан Республикасында ылыслы үсентеләрне урман патологиясе ягыннан тикшерү эшләре дәвам итә. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 ноябренә барлыгы 42 мең гектардан артык мәйданда урман утыртмалары тикшерелгән. Эшләр "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" һәм республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан башкарыла.
Урман патологиясе ягыннан тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә.