Татарстан районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан гомуми мәйданы 40 га булган истәлекле агачлар утыртылды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан гомуми мәйданы 40 га булган истәлекле агачлар утыртылды. Бу эштә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм муниципалитетларның башкарма комитетлары хезмәткәрләре катнашты. Алар көче белән миләш, нарат, юкә, чыршы һәм карагай үсентеләре утыртылды.

Министрлык тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына 289 га мәйданда истәлекле утыртмалар, скверлар һәм аллеялар булдыру планлаштырыла.

Татарстанда Татар Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны 2020 елда билгеләп үтәчәкләр. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында социаль әһәмияткә ия объектлар, парклар һәм скверлар ачу, берничә юбилей чаралары, шул исәптән халыкара, федераль, социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International