Дәүләт урман инспекторлары Әгерҗе урманчылыгының арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә урман хуҗалыгы эшләрен кабул итә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Дәүләт урман инспекторлары "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә урман хуҗалыгы эшләрен кабул итә – урман үсентеләре киселгән урыннарны карый һәм урманнарда алып барылган тәрбияви кисүләрне тикшерә. Урман хуҗалыгы эшләрен урман кишәрлеген арендага алучы "Ак Барс урман эшкәртү компаниясе" ҖЧҖ гамәлгә ашыра. Ак Барс урман эшкәртү компаниясе 2008 елда Әгерҗе урманчылыгы территориясендә 31 мең гектардан артык мәйданда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексын үтәгән.

Бүгенге көндә арендатор 212 гектар мәйданда урманнарны тәрбияви кисү эшләрен башкарган, бу тиешле күләмнең 74%ын тәшкил итә һәм файдалану өчен билгеләнгән диләнкене үзләштерү – 35,5 мең кбм, план күрсәткечләренең 75%ы үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International