2019 елның 14 нче декабрендә КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне узачак.
Чара кысаларында абитуриентлар һәм аларның ата-аналары уку аудиторияләрен карый, университет тарихы, урман хуҗалыгы факультетының әзерлек юнәлешләре һәм 2020 елда югары уку йортына кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачак.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Главная ур., 69а. Башлана – 11:00 сәгатьтә.