Урман янгыннары үзәге хезмәткәрләре "Урман хуҗалыгы комплексына идарә итүдә инновацияле технологияләр" россиякүләм семинар-практикумында катнашты

2019 елның 13 декабре, җомга

ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ хезмәткәрләре 12-13 декабрьдә Мәскәүдә узган"Урман хуҗалыгы комплексына идарә итүдә инновацияле технологияләр" дигән россиякүләм семинар-практикумында катнашты. Чара Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты тарафыннан 2020 елгы янгын хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында оештырылган иде.

Семинар барышында урманнарда янгыннарны ачыклау һәм күзәтүнең заманча алымнары каралды, "Экология" илкүләм проектының максатлары һәм бурычлары, урманнардагы янгыннарны кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен йомшарту чараларының нәтиҗәлелеген арттыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүдә бердәм дәүләт системасы идарәсе органнары, барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм табигый янгыннарны сүндерүнең махсус көчләре эшчәнлеген камилләштерү мөмкинлекләре тикшерелде.

Федераль урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, "Авиалесохрана" ФБУ, "Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" ФБУ, "Формоза-Сервис" ҖЧҖ вәкилләре лекцияләр белән чыгыш ясады.

Семинарда катнашучылар шулай ук Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитетының төбәк диспетчерлык хезмәте эше белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International