Тукай районы Шилнәбаш урта мәктәбендә «Батарейка тапшыр – табигатьне коткар!» дигән экологик акция узган

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Тукай муниципаль районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле Шилнәбаш урта мәктәбендә «Батарейка тапшыр – табигатьне коткар!» дигән экологик акция узган. Аны оештыручылар – «Натуралист» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре.

Акциядә 1-11 сыйныф укучылары катнашкан, барлыгы 2 кг батарейка җыелган.

Җыелган батарейкалар «Гринта» ҖЧҖ тапшырылган.

«Без мондый акцияләрне елына 6-7 тапкыр системалы рәвештә үткәрәбез, – дип сөйләде «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина. – Дүртенче кварталда Алабуга һәм Чаллы укучылары 7 килограмм батарейка җыйдылар. Бер үк вакытта батарейкаларны дөрес утильләштерү, табигатькә сакчыл караш кирәклеге турында аңлату эшләре дә алып барыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International