ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда 2022 елда коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре каралды.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде.

Чарада докладлар белән коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова, аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән, дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында 2022 елның 9 аенда коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында күзәтү турында җиткерде.

Хисап нигезендә, әлеге чорда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы юнәлештә 379 чара уздырылган. Дәүләт хакимияте органнарының 3 159 вазыйфаи заты һәм җирле үзидарә органнарының 5 822 вазыйфаи заты тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турындагы белешмәләргә анализ ясалды.

Фәнил Әхмәдуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 11 аенда аренда мөнәсәбәтләре бүлеге тарафыннан 6518 дәүләт хезмәте күрсәтелгән, шул исәптән дистанцион рәвештә – 5606 данә.

«Ачыклык һәм хәбәрдарлыкны тәэмин итү максатларында электрон мәйданчыкларда агач әзерләү өчен аренда шартнамәләрен төзүгә хокукны сату буенча 3 аукцион үткәрелде, – диде ул. – Тулаем алганда, 2022 елда дәүләт хезмәтләре күрсәтелгәндә Министрлык вазыйфаи затлары карарларына яисә гамәлләренә карата шикаятьләр килмәде».

Алексей Мосунов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быел урман патологиясен тикшерү буенча 821 акт раслануы турында сөйләде.

«Урман законнары таләпләре нигезендә барлык актлар Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына җибәрелде һәм Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылды, – диде ул. – Коррупция факторларын һәм урман законнарын бозуларны бетерү максатларында, урман патологиясе тикшеренүләре актларында мәгълүматларның факттагы таксация характеристикасына, урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышына туры килүе буенча тикшерү уздырылды».

Соңыннан Эльвира Зыятдинова киңәшмәдә катнашучыларны быелның 4 нче кварталында уздырылган, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупция булу-булмавы турындагы социологик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә агарту чараларын оештыруга, 2023 елгы декларация кампаниясен үткәрүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International