Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарына эшлекле сәфәр кылды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Кайбыч районында ул 2023 елда «Кайбыч урманчылыгы» һәм «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениеләренең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Олы Кайбыч авылы администрациясе бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты.

Докладлар белән урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Фәнис Гыйльметдинов һәм кадрлар буенча белгеч, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Гөлназ Хәффазова чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урманны саклау һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

Кама Тамагы районында Илгизәр Зарипов урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм 2024 елгы урман культурасы кампаниясе мәсьәләләре буенча утырыш эшендә катнашты. Чара Кама Тамагы ш.т.п. администрациясе бинасында узды, анда шулай ук муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин, «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Рәис Хәлитов һ.б. катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International