Рәис Гомәров Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнарында эш сәфәре белән булды

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнарында эш сәфәре белән булды. Анда ул 2024 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Яңа Чишмә районында утырыш Яңа Чишмә авылы администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты.

Киңәшмә барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау»  федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Чистай районында чара Чистай шәһәре администрациясе бинасында узды. Утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Докладлар белән «Кама урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов һәм «Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин чыгыш ясады. Алар катнашучыларга узган елда үткәрелгән урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, урман культуралары кампаниясенә әзерлек барышы һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы сезоны турында хәбәр иттеләр.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә урман фонды җирләрен патрульләү, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып бару һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International