«Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр кошлар өчен эко-җимлек ясау буенча мастер-класста катнашканнар

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Зеленодольск районының Әйшә урта мәктәбенең «Зеленый дом» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында экоҗимлек ясау буенча мастер-класста катнашканнар. Чараны «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ белгечләре үткәргән.

Мастер-класс барышында укучылар көнбагыш, бодай, мүк җиләге, миләш һәм алма орлыкларыннан экоҗимлек ясаганнар. Мондый азыкларның берничә өстенлеге бар: алар тулысынча ашарга яраклы, экологик яктан чиста һәм кошларны куркытмый.

Чарадан соң балалар уку йорты территориясендә экоҗимлекләрне элеп чыкканнар.

Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International