Бүген Бөгелмә шәһәре администрациясе бинасында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшенә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде.
Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне Вәлиуллиннар һәм Козицкийлар династиясеннән 2 гаилә алды.
Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.