Ары урманчылыгы җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин «Күлле Киме урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен дәрес үткәргән

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

«Ары урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин ТР Әтнә муниципаль районының «Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Анда ул 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Урманны янгыннан саклагыз!» темасына дәрес уздырган.

Дәрес барышында Алмаз Хәлиуллин укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.

Очрашу ахырында «Урманнарда янгын булганда эш итү» һәм «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына белешмәлекләр таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International