Александр Мартынюк «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш Европа урман сынау станциясенең яңа директорын тәкъдим итте

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механизацияләү фәнни-тикшеренү институты» ФБУ директоры Александр Мартынюк «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул – Ренат Хәлит улы Гафиятов.

Чара Казанда филиал бинасында узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм аның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Александр Мартынюк яңа җитәкченең игътибарын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, «Рослесозащита» ФБУның Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге һәм башка тармак учреждениеләре белән тыгызрак хезмәттәшлек булдыру зарурлыгына юнәлтте. «Төп урман барлыкка китерүче токымнарны микроклональ вегетатив үрчетү, урман хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратларын куллану буенча тикшеренү эше алып барырга кирәк. Хәзерге дөньяның чынбарлыгын исәпкә алып, эшкә карашларны тамырдан үзгәртергә кирәк», – диде ул.

Министр Равил Кузюров «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш Европа УСС белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырырга ният белдерде.

«Бездә үзара бәйләнеш өчен перспективалы юнәлешләр бар. Шул исәптән, урман орлыкчылык объектларын инвентаризацияләү, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен методик материаллар эшләү, урманны торгызу һәм урман үстерү проектларын булдыру процессларын автоматлаштыру, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Без үз ягыбыздан һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер».

Ренат Гафиятов Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен (хәзерге Казан дәүләт аграр университеты) тәмамлаган. 27 еллык эш стажы бар. 2019 елдан 2023 елга кадәр КазДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфасын башкара.

Ренат Гафиятов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, уку-укыту әсбаплары, методик күрсәтмәләр авторы, шулай ук чит ил һәм илебездә чыга торган, шул исәптән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иң югары аттестация комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән фәнни журналларда 30 артык мәкалә авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International