Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында туфракның уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләре каралды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Арча муниципаль районының Иске Чүриле авылындагы мәдәният йортында «Сөрүлек җирләренең продуктлылыгы кимү проблемалары. Аларны йомшарту чаралары» темасына киңәшмә булып узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, урман тармагы белгечләре һәм авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр катнашты.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең туфрагын саклау, торгызу һәм уңдырышлылыгын арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Докладлар белән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Людмила Пухачева, «Приволжскмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Нияз Сәлахов һ.б. чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында Нияз Сәлахов төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү, урманнарны торгызу һәм урман үстерү турында сөйләде. Аерым алганда, ул 2021 елда учреждение белгечләре тарафыннан 233,9 гектар мәйданда, 2022 елда – 247,3 гектарда, 2023 елда 386,3 гектарда саклагыч урман утыртмаларының булдырылуы турында хәбәр итте.

«Быел да урманны саклау буенча эш күләме планлаштырылган, – диде Нияз Сәлахов. – Бездә әлеге бурычларны үтәү өчен кирәкле барлык ресурслар, кирәкле техника һәм югары квалификацияле белгечләр җитәрлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International