Министр Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базасында Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слеты узды.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Хаҗи Фәйзрахманов һ.б. катнашты.

Слетта катнашучыларны сәламләп, Равил Кузюров Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре, шулай ук быелгы бурычлары турында сөйләде. Ул урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерләнүгә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга, урман тармагын цифрлаштыруга һ.б. тукталды.

«Фидакарь хезмәтегез һәм туган республикабызның урман тармагы үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте министр. – Барыбызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында музыкаль концерт программасы оештырылды. Оешмаларның тырыш хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International